Үзизоляция вакытында артыгын эчкән ир үзен химик гаскәрләрнең өлкән сержанты, дип таныштырган.
Башкортстанда яшәүчеләрнең һәркайсына бу режим файдага түгел, күрәсең. Мәсәлән, Уфаның Октябрь районындагы Социалистик урамындагы "Пятерочка" кибетендәге хәл аның шаһитлары хәтерендә озак сакланачак әле. Кичә кибет ишеге янында сатып алучыларны кибеттән чыгарырга теләмәүче адекват булмаган ир торган. Кибет хезмәткәрләре аны күпме генә тынычландырырга тырышып караса да, нәтиҗә булмаган.
Ир үзен "Петруня" дип таныштыра. Кешеләрне тоткарлау нигезе - үз-үзен изоляцияләү, дип билгели ул. Аңардан нинди дә булса документлар күрсәтүне таләп иткәч, ул үзен химик гаскәрләрнең өлкән сержанты дип таныштырган.
- Ул безнең һәркайсыбызның утыз меңгә "эләгүен" белдерде. Янәсе, безне 7 елга утыртачаклар. Озакламый полиция килде, бу иптәшне кулга алдылар. Ләкин кибеттәге хатын-кызлар бераз курыкты. Күрәсең, бу ир артыгын эчкән булган, - ди бер сатып алучы.