Шәхси йортта җәрәхәтләнгән бала Уфа гимназиясендә укыган.
Ниһаять, язгы каникуллар тәмамланды. Димәк, балалар белән була торган күңелсез хәлләр дә юкка чыгып торыр, дигән өмет бар.
Күптән түгел республика башкаласының Ленин районында яшәүче кызның өстенә кирпеч койма җимерелеп төшкән.
Билгеле булуынча, 2 апрель кичендә 12 яшьлек кызны йорт ишегалдыннан 17нче шәһәр дәваханәсенә озатканнар. Табиблар аның аяк сөягенең бик күп урыннан сынуын ачыклаган.
Дүртенче сыйныф укучысы шәхси хуҗалык территориясендә яшәгән. Ихатада йөргәндә кызның өстенә көтмәгәндә койма җимерелеп төшкән. Әлеге кыз Уфа гимназияләренең берсендә укый.
Фото: dorcontrol.ru