Балаларның шуклыгы коткаручыларга тынгылык бирми.
Туймазы районында ике яшьлек бала кулын җылыту батареясы секцияләре арасына тыккан да ала алмаган. Сабыйга коткаручылар ярдәме кирәк булган.
Туймазы районының Нөркәй авылында балага ашыгыч рәвештә ярдәм кирәклеге турында хәбәр килә: аның да кулы батареяга кысылып калган. Сабыйга өйдәгеләр ярдәм итә алмагач, коткаручыларга мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
Элегрәк тә коткаручыларга шуңа охшаш чакыруга барырга туры килгән. Уфа районының Михайловка авылында бер яшьлек баланың кулы өстәл аягына кысылып кала. Бу очракта да балага өлкәннәр ярдәм итә алмый. Коткаручылар сабыйны тиз арада бу “тоткынлыктан” арындыра.
Фото: econet.ua