Ярмәкәй районында асыл затлар “Игелекле җеп” акциясе башлады
Яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш кызган бу көннәрдә кемдер медицина битлекләре җитмәүгә зарлана, ә кемдер аның белән үзен генә түгел, якыннарын да тәэмин итәргә тырыша.
Ярмәкәй авылында яшәүче Гүзәл Галиуллина, Рәхилә Маннапова, Зөлфия Шәйганова үз-үзеңне изоляцияләү көннәрен игелекле эшләр өчен файдаланырга булды. Алар марля, җепләр алды һәм якыннары өчен битлекләр тегәргә утырды.
Кадерле хатын-кызлар, һичшиксез, һәркемнең үз битлеге булырга тиеш. Әмма алар җитешми. Ә без барыбыз да диярлек кулда энә белән җеп тота беләбез. Әйдәгез, әлеге вакытны игелек өчен кулланыйк! Үзебез, якыннарыбызга, танышларыбызга күп тапкыр кулланылучы битлекләр тегеп бирик, аларны яклыйк!
– “Яңалыклар” карыйм һәм үз гаиләм өчен битлек тегәм, – ди Ярмәкәй урта мәктәбенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Кәбир кызы. – Минекеләр резинага беркетелгән. Бик уңайлы. Битлекләрне марляның 4, 6, 8 катламыннан ясыйм. Аларны төрле чакта кулланырга мөмкин.
Рәхилә Гобәйдулла кызы исә 17 ел гомерен медицинага багышлаган. Ул хәзер дә барлык якыннары өчен иң яхшы шәхси доктор булып тора.
– Мин медицина битлекләреннән еш файдаланам, әмма марля бәйләвечләренә өстенлек бирәм, чөнки алар хәтта 12 катлы булса да, иркен суларга мөмкинлек калдыра, — дип уртаклаша ветеран.
– Өйдә карантинда булганда, диванда ятып, телевизор карарга гына түгел, үзебез, якыннарыбыз турында уйларга да була, – ди профессиональ тегүче Зөлфия Шәйганова.
Аның битлекләре дүрт катлы, махсус элементлары бар, алар авыз-борынны тулысынча ябарга мөмкинлек бирә.
Нинди генә заман килмәсен, хатын-кыз — булмаганны булдыручы, ә булганны саклаучы, якыннарын яклаучы булып кала. “Игелекле җеп” башка төбәкләргә дә сузылсын әле, гүзәл затлар!
Энҗе ШӘФЫЙКОВА,
район Хатын-кызлар советы рәисе.