Башкортстанның 27 муниципаль берәмлегенең авария хәлендәге юл участокларында юл кагыйдәләрен бозуны фотовидеотеркәүче 115 комплекс урнаштырылды. Камералар “Башинформсвязь” компаниясе тарафыннан куелды.
Элегрәк республикада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны теркәү системасын үстерү буенча гамәлгә ашырылучы проект кысаларында шундый ук 380 комплекс урнаштырылган иде.
Камералар республиканың 27 муниципаль беремлегендә – Әлшәй (8), Аскын (11), Авыргазы (8), Балтач (2), Бәләбәй (1), Балакатай (2), Белорет (1), Бишбүләк (1), Бөре (7), Благовар (3), Бөрҗән (4), Дәүләкән (3), Дуван (5), Дүртөйле (1), Ярмәкәй (6), Иглин (1), Кырмыскалы (12), Кыйгы (2), Краснокама (1), Мәләвез (2), Мәчетле (7), Мишкә (2), Салават (2), Стәрлебаш (5), Тәтешле (10) районнарында, шулай ук Салават (2) һәм Сибай (6) шәһәрләрендә автомобиль юллары читләрендә куелган.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны теркәүче камераларның урнашу урыннары белән Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетының веб-сайтында танышырга була.
Проектны гамәлгә ашыру юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыруга, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр санын киметүгә юнәлтелгән.