+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
16 апрель 2020, 07:45

Агач ташуда закон бозу очраклары теркәлде

Мондый рейдлар киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Мондый рейдлар киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Федераль җыелышның Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров агач әйләнеше өлкәсендә законлылык торышын җентекләп анализлау максатында республика Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә Башкортстан юлларында рейд уздырды.
Тикшерү барышында агач ташу, юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылуы ачыкланды. Рейд нәтиҗәләре буенча гаепле гражданнарга карата административ җәза бирү чаралары күрелде.
Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан агач әйләнеше өлкәсендә оператив-профилактик чаралар киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары экологияне саклауга да юнәлтелгән. Бу җәһәттән ил башлыгы урманнарны саклауга, агачлар утыртуга да игътибар юнәлткән иде. Республика территориясенең зур өлешен урманнар били, шуңа да әлеге башлангыч безнең төбәк өчен аеруча зур әһәмияткә ия.
Фото: forest.bashkortostan.ru
Читайте нас