Бу авыл Дүртөйле районына беренче тапкыр килгән кешеләрнең игътибарын һәрвакыт җәлеп итә
“Бу — Италиядәге Венеция түгел, Агыйдел буендагы Венеция. Чагыштырырга һич җыенмыйбыз, икесе дә матур, ләкин икесе ике төрле матур. Бер ягыннан — Агыйдел, аның янында кызлар кесәсеннән төшеп калган түгәрәк көзге кебек ялтырап яткан күлләре, әрәмәлекләре: икенче ягыннан — каралты-кура артындагы бәрәңге бакчаларының киртәләренә үк орынып торган, аркылыга дүрт-биш километрга сузылган, буе, мондагы кешеләрнең үз сүзләре белән әйткәндә, “үлчәп күргән адәм баласы әлегә табылмаган”, карагайлы нарат урманы белән уралган, бер очыннан күкәй тәгәрәтеп җибәрсәң, билләһи дип әйтәм, ватылмыйча икенче очына тәгәрәп җитәрдәй тигез, яшел чирәмле бер генә урамлы бу кечкенә авылны ничек Венеция димәссең!
Хәер, мин моннан унбиш-егерме ел элек күргән Венеция турында сүз алып барам, башка җирләрдә үзгәрешләр-яңарышлар тулып ятканда әллә ул авылны гына шул хәлендә калдырганнардыр, дисезме? Бу як татарлары аны “Венеция” дип түгел, үз авызларына җайлаштырып, “Бинитсия” дип йөртә. Бер уңайдан, бу кечкенә авылга мондый купшы атама каян килгән, дигән сорауга җавап биреп үтик. Кайчандыр, шуннан ерак түгел зур бер авылдан күчеп утырырга теләк белдергән крестьяннар, соклануларын эчләренә яшереп, ә крестьянга хас сагаю тойгысын үтә селкеп, әйткәннәр, имеш, җир бүлүче землемерга:
— Урман да күл, болынлык та әрәмәлек, әпәйне кайда — агач башында үстерербез микәнни соң без? — дигәннәр, имеш.
Хәер, землемер дигәне дә төшеп калганнардан булмаган, крестьян мутлыгына каршы укымышлы кеше җорлыгы белән җавап кайтарган:
— Таптыгыз кайгырыр нәрсә. Әпәйне сезгә күршеләрегез игеп бирер, Ходай бөтен кешегә дә кулын туфракка манып әпәй үстереп чиләнергә димәгәндер. Зато будете жить как в Венеции.
Землемерның икмәк үстерү турындагы көфер сүзләрен бик үк ошатып бетермәсәләр дә, “зато будете жить как в Венеции”, дигәне ошаган боларга. Чын булса әгәр, әнә шуннан тагылып калган, имеш, ул “Бинитсия”.
Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург, Татарстанның халык язучысы Фатих Хөсни үзенең 1972 елда язылган хикәясендә Венецияне шулай тасвирлый. Ул 50нче елларда “Башкортстан Италиясе”нә ял итәргә килергә яраткан. Биредә аның “Венеция” һәм “Авыл өстендә йолдызлар” әсәрләре язылган.
Венеция атамасы Дүртөйле районына беренче тапкыр килгән кешеләрнең игътибарын һәрвакыт җәлеп итә. Дүртөйле — Борай трассасында авыл атамасы язылган күрсәткеч янында еш кына тукталган машиналарны күрергә була: мондый гадәти булмаган атама фонында күпләр фотога төшәргә ашыга.
Биредә совет физигы, атом бомбасы “атасы” Игорь Курчатов, композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Нариман Сабитов булганнар. Авылда язучы Фердинанд Бигашев, шагыйрә Илсөяр Ганиева кебек танылган шәхесләр яшәгән. Илсөяр Ганиева язган “Кайтыгыз, торналар” җырының авыл янындагы күлләрнең берсенә багышланганын бик азлар белә.
Тарихи документларда әлеге Венеция ягы биләмәләре турында беренче искә алу 1738 елның 14 мартына туры килә. Бу — Солтанбәк Мятиковның уллары, Иске Солтанбәк авылына нигез салучы Сатай һәм Кияз тарафыннан төзелгән документ. Анда Ф. М. Устюжанинга биш елга бирү турында әйтелә: “рыбных ловлей... по Белой реке Иванаевской воды... до озер Агач и Сургат”. Аңа балык тотарга, утын кисәргә һәм колмак җыярга рөхсәт ителә. Ел саен 10 сум акча, 5 мәрсин балыгы һәм 5 ак балык белән түләргә тиеш була.
Агыйделнең уң як ярындагы, Дүртөйле авылы каршындагы җирләргә Солтанбәк халкы хуҗа булган. Һәм бу очраклы түгел. Кайчандыр әле Петр патша чорында ук Солтанбәк Мятиков әлеге Дүртөйле районы җирләренең хуҗасы булган. Һәм аның варисларына бу хокук күчкән. Әйтергә кирәк, революциягә кадәр үк Венеция җирләре солтанбәклеләр тарафыннан яратып үзләштерелгән булган. Монда балык тотарга, утын хәзерләргә һәм печән чабарга мөмкин булган.
Ә инде Инвалидкадан ерак түгел “Солтанбәк” дип танылган болынның атамасы, күрәсең, шул ерак заманнардан килә. Патша заманында Дүртөйле авылы белән уң як яр арасында паром кичүе булган, ул төньяк торак пунктлар һәм мул ашлык белән сәүдә итүче авыл арасындагы бәйләнешне тәэмин иткән. Ул заманнардан бирле аның хуҗалары Солтанбәк Мятиков токымнары булган.
Сату файдалырак булсын өчен Дүртөйле пристанена арыш һәм бодайны бөтен җирдән ташыйлар, һәм баржаларда ашлык Идел буйлап озатыла.
1910 елгы мәрхүмә нәнәм авыл турында бик күп сөйли иде: нигез салучыларның өлешенә нинди авырлыклар төшкән, авыл ничек һәм кем тарафыннан нигезләнгән? Бу тарихларны мин балачактан тыңлап үстем. Аның сүзләренә караганда, беренче булып 1921 елның иртә язында Агыйдел буена алты гаилә күченгән. Алар — минем картәтиемнең әтисе Мифтахетдин Сираҗетдинов, шулай ук Фәйзрахман Мофазалов, Әһлетдин Бәдретдинов, Нурмөхәммәт Галәветдинов, Сәетгәрәй Шәрәфетдинов һәм Фазылхан Дәүләтшин. Алар — барысы да урта хәлле крестьяннар. Башта алар яңа урынга хуҗалык корылмалары: амбарлар, абзарлар, мунчалар күчереп сала, мал-туар, кош-корт алып чыга, аннары өйләрен күчерәләр. Яңа җирләргә һәм яхшы уңышка өмет итеп, сугыштан, ачлыктан, продразверсткалардан качып чыгалар. Яңа җирлектән көнбатыштарак басуга җир чистартылган, анда арыш һәм башка культураларны шәхси чәчү өчен җир кишәрлекләре бүленә. Авыл белән янәшә — Сәетгәрәй җире, аннан — Мифтахетдиннекке. Кырның иң ахырында, каен урманы янында Нурмөхәммәт җирләре. Авыл әбиләренең сөйләгәннәре шулар иде. Беренче елларда уңыш мул була. Яңа җир хуҗаларын юмарт бүләкли.
Авылның өлкән кешесе Сәгадат апа Бәдретдинова сүзләренә караганда, башта Венециядә өч кенә йорт: Әһлетдин Бәдретдинов, Сираҗетдин Мифтахов һәм Сәләх Галәветдиновның өйләре генә булган. Яңа төзелгән торак пунктына күченүчеләргә җир бүлеп бирү өчен җир үлчәүчеләр (урыс кешеләре) килгән. Алар хуҗалык, чәчүлекләргә җир, шулай ук урман, болын территорияләрен бүлеп биргән. Әһлетдин Бәдретдинов бераз урыс телендә сөйләшә белгәнлектән, җир үлчәүчеләр аның ихатасында туктала, палатка корып, шунда яшиләр. Ул елны язын су күп була. “Сез Венециядәге кебек яшәячәксез”, — ди җир үлчәүчеләрнең берсе. Шул рәвешле авыл Венеция дип атала башлый. Бераздан бу урыс кешеләре дә Венециядә нигез кора. Дөрес, алар озак яшәми, 30нчы елларда ике гаилә авылдан китә.
Билгеле төбәкне өйрәнүче, “На земле Дюртюлинской” китабы авторы Әхсән Сәлимов солтанбәклеләрнең Венециягә нигез салуы турында сөйли иде. Аның әтисе Сәлимгәрәй Асылгәрәев (Сәлимов) шулай ук беренче күчеп килүчеләр рәтендә булыр иде, әмма аның хатыны авырлы була һәм гаилә башлыгы кышка кадәр яңа урында йорт төзеп өлгерәчәгенә ышанып җитми. Ә 1921 елның декабрендә Иске Солтанбәк авылында Әхсән Сәлимов дөньяга килә.
Билгеле якташыбыз, туган як тарихын өйрәнүче Вил Казыйханов та Венециягә Иске Солтанбәктән чыккан кешеләр нигез салуы турында язган иде.
Венеция авылы турында танылган башкорт топонимчысы Рәшит Шәкүрнең “Җир хәтере” китабында телгә алына. Анда Венеция 1924 елда Иске Солтанбәк авылында яшәүче халыкны күчерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән, 1925 елга авылда 14-15 хуҗалык исәпләнә, атамасы районара агроном Сомов тарафыннан бирелгән, дип күрсәтелә.
Тарихчы Әнвәр Әсфәндияровның “Башкортстанның торак пунктлары” китабында Венеция 1920 елда 19 хуҗалык һәм 95 кеше яшәгән авыл буларак тасвирлана. Ә соңгы елларда төрле республика басмаларында Венециягә 20нче елларда Илеш районының Андреевка авылыннан күчкән урыс гаиләләре тарафыннан нигез салынган, дип язылган мәкаләләр дөнья күрде.
Әмма архив документларын өйрәнгәндә, 1920 елда Венеция авылы булмаганлыгы күренә. Беренче тапкыр аның турында 1926 елда узган Бөтенсоюз халык санын алу мәгълүматларында телгә алына. Ул вакытта авылда 18 йорт һәм 99 кеше яшәгән.
1920 елның беренче Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы исәбен алу хуҗалыклар, гаилә составлары турында иң тулы картинаны бирә. Ул илдә Гражданнар сугышы дөрләгән вакытта үтә.
1920 еллар документларын, шул исәптән Бөре өязе буенча да, күп өйрәнгән билгеле тарихчы Михаил Роднов шәхси язышуларда, 1920 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алуның үзенчәлеге — халыкның яшәү факты буенча теркәлүе булган, дип билгели.
Бүген сорасаң, авылда һәр йортта диярлек аларның ата-бабалары 1921-22 елларда Иске Солтанбәктән күченеп килгән, дип әйтәчәкләр. Ә менә атамасы, күрәсең, чыннан да, күчеп килүче урыс кешеләренең берсе тарафыннан бирелгән булган. Язучы Фатих Хөсни дә авылга нигез салучылар итеп Иске Солтанбәк кешеләрен күрсәтә. Ул аксакалларның хикәяләрен ишеткән һәм ул еллардагы авыл тормышын кызыклы итеп тасвирлый.
Безнең көннәрдә күпләр үзләренең ата-бабалары, нәсел-ыру тарихы белән кызыксына башлады. Авылларда шәҗәрә бәйрәмнәре үтә. Кече ватаныбызның чын тарихын документларны карап, анда гомер кичерүчеләрнең биографияләрен җентекләп өйрәнеп, үзебез ачыклый алабыз. Һәм, әлбәттә инде, ул заман турында өлкән буын вәкилләренең истәлекләре аеруча кызыклы. Миңа авылымның бик өлкән кешеләре белән сөйләшергә насыйп булды. Иң өлкән кеше Сәгәдәт апага бүген 97 яшь! Ул туган авылыннан еракта яши, әмма туган төбәге белән элемтәне югалтмый. Калганнары — 80 һәм 90 яшьне узган кешеләр.
Аларның гаҗәеп истәлекләре шул ерак һәм катлаулы елларга кайтара һәм үзләренең тырышлыклары белән безгә чәчәк атучы төбәгебезне калдырган кешеләрнең катлаулы язмышын һәм бетмәс-төкәнмәс энергиясен тоярга мөмкинлек бирә.
Бүген архивларда төрле еллардагы хуҗалык кенәгәләрен дә табарга була, анда авылда яшәүче гаиләләрнең составы, аларның хуҗалык корылмалары, терлекләр, чәчүлекләре турында мәгълү-матлар бирелә. Шуны билгеләп үтәсе килә: Иске Солтанбәк авылыннан күчеп килгән беренче кешеләрнең йортларын һәм башка корылмаларны төзү вакыты 1921 ел дип күрсәтелгән.
Шулай итеп, Венеция авылы нәкъ менә 1921 елның язында барлыкка килгән һәм 2-3 ел дәвамында үскән, дип ышаныч белән әйтергә мөмкин. Беренче күчеп килүчеләрнең хәтта йортлары да бер төрле, алты почмаклы булган. Башта йортлар урман ягыннан бер рәткә салынган. Соңыннан, гаиләләре үсә барган саен, аларның балалары икенче якка күчә, шул рәвешле урам барлыкка килгән.
Иске Солтанбәк халкының Венеция авылына нигез салуы хак булып чыга. Димәк, әби-бабайларның сөйләгәннәре дөрес. 2021 елда туган авылым Венеция 100 еллык юбиллеен билгеләп үтәчәк.