+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
21 Апреля 2020, 09:50

Баш табиб гаеплеме?..

Республикада Эльза Сыртланованы эшеннән азат итү таләбе белән петиция көчәя. Әмма хәлгә ачыклык тикшерүләр тәмамлангач гына кертеләчәк.

Республикада Эльза Сыртланованы эшеннән азат итү таләбе белән петиция көчәя. Әмма хәлгә ачыклык тикшерүләр тәмамлангач гына кертеләчәк.

Башкортстанда Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең баш табибы Эльза Сыртланованы эштән азат итү таләбе белән петиция көчәю дәвам итә. Федераль порталда имзалар җыю битен булдырганнан соң беренче тәүлек эчендә бу башлангычны меңгә якын кеше хуплады.

Бүгенгә петицияне 10 меңгә якын кеше имзалаган инде. Билгеле булуынча, республикада коронавирус таралу чыганагы булып әлеге дәваханә исәпләнә. Төбәктә яшәүчеләр баш табибны эшенә салкын карауда гаепли.

Шул ук вакытта, бүгеннән Эльза Сыртланова ике атналык карантинга китте. Аның урынына әлегә Белорет районы дәваханәсенең элекке баш табибы Евгений Кустов баш табиб вазыйфаларын башкарачак.


Республиканың Тикшерү комитеты дәваханә җитәкчелегенә һәм кешеләрнең Республика клиник дәваханәсендә күпләп зарарлану сәбәпләрен тикшерә башлады. Шулай ук Русия Генпрокуратурасы тикшерү эшләренең барышын контрольдә тота.

Фото: Bash.News.ru
Читайте нас