+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
23 апрель 2020, 09:00

Үлгәнме?.. Качканмы?

Водитель авария урыныннан юкка чыккан.

Водитель авария урыныннан юкка чыккан. Белорет районында яшәүчене ир югалган.

Ул алдагы көнне "ВАЗ-21099" автомобилендә барганда югары тизлектә күпердән елгага оча. Һәлакәт урынында башка кешенең үле гәүдәсе табылган, ә автомобиль хуҗасы үзе югалган.

Урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре машинаны кран белән күтәреп ала һәм анда 26 яшьлек кешенең гәүдәсен таба.

Тикшерү барышында ачыкланганча, һәлак булган кеше машинада пассажир сыйфатында барган, ә машина йөртүче автомобиль хуҗасы булган.

Водитель ниндидер аңлаешсыз рәвештә авария урыныннан юкка чыккан. Берничә ел элек тә югалган кеше мондый хәлгә тап булган.

Ир үзенең "Иж" автомобиле белән идарә итә алмаган һәм туп-туры елгага төшеп киткән булган.

Коткаручылар бүген вакыйгаларның ике төрле булуын билгели: беренчесе - ир, аңында булып, авария урыныннан качкан, икенчесе - һәлак булып, гәүдәсе агым белән агып киткән.
Читайте нас