Республикага кайчан җылы һава торышы кайтачак?
Һава торышы бик нык бозылды. Иртән һава температурасы 3 градус җылы иде, ә төнлә -1 градуска кадәр. Моннан тыш, көн буе карлы яңгыр ява.
Мондый һава торышы озакка сузылмаячак. Синоптиклар фаразы буенча, ялларда термометр баганалары өскә үрмәли башлаячак. Шимбә һава - 9 градуска, ә якшәмбе 18 градуска кадәр җылыначак. Мондый температура режимы ким дигәндә киләсе атна ахырына кадәр сакланачак.
Ә менә Уфада яңгырлар озакка сузылачак. Явым-төшемнәр апрель ахырына кадәр булачак.