Балаларны тышка алып чыгарга ярый, әмма...
Башкортстан халкы Радий Хәбиров "ВКонтакте" битендә балалар белән йөрүне тыю турында фикер алышу оештырган. Әниләрнең берсе "doroga02" порталыннан скринны күрсәтә, анда бер әни өйдән 150 метрдан да ерак булмаган урында кечкенә баласы белән коляскада йөрергә рөхсәт ителә, дип хәбәр ителә. " Бала белән йөрергә мөмкинме, юкмы?" - дип сорый ул.
"Минекеләргә инде 7 һәм 9 яшь. Мине дә шул ук сорау борчый, алар белән йөрергә мөмкинме? Әллә аларны да коляскага утыртыйммы?" - ди икенче әни. "Минем өлкән кызыма 9 яшь, шулай ук 5 яшьлек кызым һәм 1,7 яшьлек улым бар. Аларны йорт янында коляскада чиратлаштырып йөртергә уйлыйм", "Минем хәтта коляскалар да юк инде. Кибеттән алырга кирәк... Ай, көн саен ниндидер яңа нәрсә... Тизрәк барысы да тәмамлансын иде һәм гадәти тормышка кайтыр идек", - дип кушыла өченчесе.
Элегрәк Гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Анна Казак, урамда йөрүләр кече яшьтәге балалар белән генә рөхсәт ителә, дигән иде. Ә өлкән яшьтәге балалар өлкәннәр кебек кагыйдәләргә буйсына - даруханәгә яисә кибеткә генә бара ала, яки этне урамда йөртә алалар.