Кичә Уфада 13 яшьлек кыз урамда 7 яшьлек балага һөҗүм иткән.
27 апрельдә көндез 13 яшьлек мәктәп укучысы 7 яшьлек кызга һөҗүм иткән. Һөҗүм итүче башта үзенең корбаныннан кесә телефонын әдәпле генә сорарга тырышып караган. Кире кагуны ишеткәч, җинаятьче, көч кулланып, мобильникны тартып алган һәм кызның битенә суккан. Җинятьче шунда ук бу урыннан качып киткән.
Ярдәм сорап елаган кызга бераздан өлкән яшьтәге бер хатын килә. Бу хәлләр домофон видеосына яздырылып барган.
Берничә сәгатьтән соң шикләнелүче 3нче полиция бүлегенә китерелгән. Кызны урындагы халык яхшы белә. Ул еш кына урындагы яшь хулиганнар белән "Ирәмәл" сәүдә үзәге янында, Кувыкин-Перовская урамнарында "Макдональдс" янында йөргән булган.