Әкияткә охшаган бу хәл уфалылырны хәйран калдырган.
Уфада яшәүче Алина Гыйләҗева социаль челтәрләрдә бик матур күренеш турында хәбәр таратты. Кыз кош баласын коткарган подъезд сакчысы турында сөйләде.
Ир сүзләре буена кечкенә кошчыкка козгыннар һөҗүм итмәкче булган, ләкин изге күңелле сакчы аңа бәхетсезлеккә юлыгырга ирек бирмәгән. Хәзер инде тукран үзенең коткаручысына еш кына очып килә һәм кулына утыра.
"Кайвакыт кош аның белән ресепшенда да утыра. Ә бабай аны тәмле ризыклар белән сыйлый, - ди кыз.
Менә шулай, кошлар да рәхмәтле була белә.