+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
3 Май 2020, 12:00

8 яшьлек кызның гомере кыл өстендә калган булган...

Егетне дәүләт бүләгенә тәкъдим итмәкчеләр.

Егетне дәүләт бүләгенә тәкъдим итмәкчеләр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 25 яшьлек егет уттан 8 яшьлек баланы һәм аның гаиләсен коткарган. Янгын Уфаның Нижегородка бистәсендә чыккан.
Выгонная урамында шәхси агач йортны ут ялмап алган. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар билгеләнгән урынга килеп җиткәнче 25 яшьлек егет өйнең тәрәзәсен бәреп ваткан һәм кечкенә кызны аннан тартып чыгарган.
Соңрак аңа башка үтеп баручылар да кушылган һәм уттан кызның әбисен дә коткарганнар.
Яшь егетне коткаручылар дәүләт бүләгенә тәкъдим итәргә уйлый.
Фото: bash.news.ru
Читайте нас