Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев белән сезнең игътибарга әңгәмә тәкъдим итәбез.
12 майдан Башкортстанда санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәүче азык-төлек кибетләре эше рөхсәт ителде. Бу кибеткә аерым керү урыннары һәм башка таләпләр үтәлсә генә рөхсәт ителә. Башка кибетләрнең эшчәнлеген хәл итү өчен нинди кагыйдәләр кабул ителүе турында тулырак мәгълүматны без Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусевтан белергә булдык.
- Бездә 12 майдан нәрсә үзгәрде, кемгә эшләргә рөхсәт ителә, ә кемгә юк?
- Безнең төп чикләүләр сәүдә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләре өчен гамәлдә. Бу үзгәрешләр кешеләр күп тупланган урыннарда инфекция йоктырудан саклау өчен кабул ителде. Сәүдә үзәкләренә килгәндә, аларда азык-төлек продуктларын, төзелеш һәм хуҗалык, бакча товарларын сатучылардан , зоомагазиннар, кәрәзле элемтә салоннарыннан тыш, барлык предприятиеләрнең эшчәнлеге тыелган. Сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүнең башка өлкәләрендә эш рөхсәт ителгән, әмма билгеле санитария нормалары үтәлергә тиеш. Бу аерым керү урыны булган кибетләргә кагыла, әмма мәйдан буенча чикләүләр бар. Мәсәлән, сәүдә залы 50 квадрат метрдан артмаса, анда бер үк вакытта залда биш кеше булырга мөмкин. 100 квадрат метрга кадәр мәйданда бер үк вакытта 10 кеше булырга мөмкин, 200 метрга кадәр - 25. 200 квадрат метрдан артык мәйданлы кибетләрдә 50 кеше булырга мөмкин.
- Битлекләр режимына тукталыйк. Билгеле булганча, Дәүләт җыелышы-Корылтай әле яңа гына тиешле законны кабул итте. Битлекләр режимын үтәмәгән өчен нинди җәза яный?
- Чыннан да, республика территориясендә битлек режимы гамәлдә, ул сәүдә һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге барлык предприятиеләргә кагыла. Закон нигезендә, гражданнар Башкортстан Республикасының югары әзерлек режимын кертү һәм тәэмин итү турындагы норматив хокукый актлары таләпләрен бозган өчен (беренче чиратта сүз Башкортстан Республикасы Башлыгының тиешле указы турында бара): битлекләр, перчаткалар кимәгән, башка таләпләрне үтәмәгән өчен бер меңнән биш мең сумга кадәр күләмдә штраф каралган. Кабат хокук бозган өчен өч меңнән биш мең сумга кадәр түләргә туры киләчәк. Югары вазыйфадагы кешеләргә - 10 меңнән 50 мең сумга кадәр. Эшкуарлык эшчәнлеген алып баручылар 30дан 50 мең сумга кадәр штрафка тарттырылырга мөмкин. Юридик берәмлекләр өчен штраф - 50дән 200 мең сумга кадәр.
Бездә битлексез һәм перчаткасыз килүчеләргә хезмәт күрсәтү тыела. Моннан тыш, Дәүләт комитеты аерым таләпләр эшләде, чөнки безнең эшчәнлекнең бик күп өлкәләре бар - бу чәчтарашханә дә, элемтә салоннары да, азык-төлек кибетләре дә, һәрберсенең үз үзенчәлеге бар. Эшчәнлекнең тыелган өлкәләренә элеккечә сауналар, мунчалар, фитнес-үзәкләр, кинотеатрлар, ягъни кешеләр күп җыела торган урыннар кертелгән. Бөтен бу мәгълүмат Дәүләт комитеты сайтында бар, ул муниципалитет башлыкларына җиткереләчәк, алар предприятиеләргә таратылачак. Шул ук вакытта, республика буенча хокук сакчылары битлекләрдә йөрүне тикшерү буенча даими рейдлар үткәрәчәк.
- Нинди предприятиеләр яңа шартларда ачыла ала, бу предприятиеләрне кем тикшерәчәк?
- Бездә бүген, сәүдә үзәкләре һәм тыелган предприятиеләрдән тыш, барлык оешмалар да ачыла ала. Аларны әле генә әйтеп үттек. Алар барысы да республика Башлыгы указы һәм Дәүләт комитеты боерыгы белән билгеләнгән санитария нормаларын һәм кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Аларны безнең ведомство хезмәткәрләре дә, тиешле вәкаләтләр бирелгән республика башкарма хакимият органнары да тикшерәчәк. Без аларны 20.6нчы мәддә буенча тикшерәчәкбез. Мин югарыда санап үткән штрафлар шунда да билгеләнгән. Бу юнәлештә тикшерүләр инде бара, 30 марттан бүгенге көнгә кадәр 9,5 мең предприятие тикшерелде. Кызганычка каршы, алар барысы да республика Башлыгы указы белән билгеләнгән таләпләрне үтәмәгән, шуңа күрә административ хокук бозулар буенча 120 беркетмә төзелде. Алар барысы да судка җибәреләчәк.
- Азык-төлек хәвефсезлеге турында тагын да искә төшерик әле.
- Март башында без халыкның аңа югары ихтыяҗын күрдек. Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы йөкләмәсе буенча Федерациянең барлык субъектлары көндәлек мониторинг үткәрде, аңа азык-төлек һәм азык-төлек булмаган 52 төр продукция эләкте. Апрель урталарында без продукциянең аерым төрләренә, нигездә, бакалея төркеменә ихтыяҗ артуын күрдек. "Халык медицинасы" дип аталган продукциянең аерым төрләренә бәяләр артты - бу имбирь, лимон һәм сарымсак. Җиләк-җимеш, яшелчә төркеме товарларына бәяләр арту күзәтелде, әмма ул сезонлы характерга ия. Бүгенгә без хәлнең тотрыклануын күрәбез, челтәрләр хәтта ниндидер кимүне дә билгеләп үтә.
Бәяләр үсеше контрольдә тотылсын өчен без барлык сәүдә челтәрләре белән минималь наценкалар турында килешә алдык. Ел башыннан товарлар һәм хезмәтләргә инфляция бездә 1,5 процент тәшкил итте дип әйтә алам. Бу узган ел дәрәҗәсенә караганда 0,1гә түбәнрәк. Шикәр кебек аерым категория товарларны алсак, безнең бәя узган елдагыга караганда түбәнрәк. Ягъни күп позицияләр буенча, хәтта март ахыры-апрель башында булган үсешкә карамастан, без узган елның бәяләрен дә куып җитә алмадык.
Сәүдә һәм куллану хезмәтләре базарын үстерүгә килгәндә, бездә шулай ук үсеш күзәтелә: 2020 елның гыйнвар-мартында ваклап сату әйләнеше 4,7 процентка арткан, күпләп сату әйләнеше 8,5 процентка күбәйгән. Хезмәт күрсәтү өлкәсе 0,8 процент өстәде. Кызганычка каршы, чикләү чаралары белән бәйле рәвештә, без җәмәгать туклануы өлкәсендә кулланучылар активлыгының кимүен күрәбез - елның беренче өч аенда кимү 3,4 процент тәшкил итте. Һәм менә беренче мәгълүматлар күрсәткәнчә, март аенда гына әйләнеш 12 процентка кимегән. Ләкин без, бернигә дә карамастан, элекке тормышка кайтабыз.
Әлбәттә, өстәмә хезмәтләр күрсәтү төрләрен ачу турындагы карар кешеләрнең аларга мохтаҗ булуы белән бәйле, әмма без таләпләрне бик нык катгыйландырдык.