Моңа кадәр шәһәр башлыгы вазыйфасын Динар Хәлилов башкарган иде.
13 майда Салават шәһәр Советының чираттагы утырышында бертавыштан шәһәр башлыгы вазыйфасына Игорь Миронов сайланды.
Әлегә кадәр бу постны биләгән Динар Хәлилов апрельдә отставкага җибәрелгән иде. Республика сәнәгать һәм энергетика министрының беренче урынбасары Игорь Миронов кандидатурасын Салават мэры вазыйфасына төбәк Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим итте.
Шәһәр башлыгы вазыйфасын биләүгә конкурста тагын берничә кандидат катнашты. Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Ринат Бәширов һәм депутатлар корпусы җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе бертавыштан карар кабул итте һәм Игорь Миронов өчен тавыш бирде.
Совет сессиясендә республика Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров катнашты. Ул яңа башлыкка шәһәрнең мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә уңышлар теләде.
"Башкортстан Хөкүмәте шәһәрнең яңа мэрында эшне югары дәрәҗәгә чыгарырга һәм иң яхшы менеджерлык сыйфатларын күрсәтергә сәләтле җитәкчене күрә", - дип билгеләде Андрей Назаров.