+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
13 Май 2020, 10:50

Сибай укучыларына планшетлар тапшырылды

Дистанцион уку вакытында һәр укучы мәктәп программасын җиренә җиткереп үзләштерәчәк.

Дистанцион уку вакытында һәр укучы мәктәп программасын җиренә җиткереп үзләштерәчәк.
Республикада «Өйдә укырга ярдәм ит» федераль программасы эшләвен дәвам итә. Әлеге проект республиканың Мәгариф һәм фән һәм Санлы үсеш министрлыклары белән берлектә “Бердәм Русия” тарафыннан тормышка ашырыла. 6 майда Сибайның тугызынчы сыйныф укучыларына планшетлар тапшырылды, алар белем бирү программасын уңышлы үзләштерергә һәм имтиханнар бирергә ярдәм итәчәк.
5 майда “Өйдә укырга ярдәм ит” программасы кысаларында республиканың барлык муниципалитетларына да күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр өчен 500 планшет тапшырылды.
- Бу катлаулы эпидемиологик чорда читтән торып укытуга күчү имтиханнар тапшыручы балалар өчен аеруча мөһим. Алар төрле программаларга керү мөмкинлеге алачак, шулай ук чыгарылыш имтиханнарына әзерләнәчәк, - диде Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Электрон җиһазларны тапшыру дистанцион белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен оештырыла. Сибай укучыларының һәркайсы мәктәп программасын вакытында үзләштерәчәк.
Фото: sworker.rbsmi.ru
Читайте нас