Баймак районы волонтерлары мохтаҗларга азык-төлек һәм бүләкләр таратты.
Корнавирус пандемиясе башланганнан бирле Баймак районында волонтерлар көче белән Гомумрусия халык фронты #МыВместе акциясе кысаларында 4409 азык-төлек җыелмасы таратылды. Шуларның 1067 се - 65 яшьтән өлкәнрәк, 2955е күпбалалы аз керемле гаиләләр өчен.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү юбилее белән котлауга юнәлтелгән “Сезгә, кадерлеләребез” социаль әһәмиятле проекты буенча Бөек Ватан сугышында катнашкан 6 ветеранга бушлай бүләк җыелган.
Район хакимияте иганәчелек ярдәме күрсәткән район һәм шәһәр гражданнары белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилеена 284 тыл хезмәткәренә һәм 84 сугыш ветеранының тол хатыннарына да бүләк җыелмалары тапшырды.
Фото:baimak.bashkortostan.ru