2020 елның гыйнвар-март айларында үлем очракларының күп өлеше кан әйләнеше системасы авыруларына туры килгән. Бу - барлык үлгәннәрнең 36 проценты. Икенче урында - яман шеш авырулары. Аларга барлык үлем очракларының 14,7 проценты туры килә.
Шул ук вакытта, республикада үлем очраклары кимегән. Әлеге чорга үлүчеләр саны 12 391 тәшкил итте, бу, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 3,6 процентка кимрәк. Шул ук вакытта туучылар саны 6,3 процентка кимегән. Квартал эчендә 9 789 сабый дөньяга килгән. Шул рәвешле, республика халкы 2 602 кешегә кимегән.