+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
14 Май 2020, 10:40

"Табибларны чакыртмасагыз, өйне шартлатам!"

Хокук сакчыларына шундый сүзләр белән 51 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән.

Хокук сакчыларына шундый сүзләр белән 51 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән.
12 майда Зилаер районында гадәттән тыш хәл була. Полициягә 51 яшьлек кеше шалтыраткан, ул хокук сакчыларыннан әнисенә медиклар чакыртуны сораган. Чакыртмасалар, ул йортны шартлатачагын белдергән.
Тиздән йортта һәм участокта шартлату җайланмаларын тикшерүче оператив төркем килә. Бәхеткә, биредә шартлаткычлар табылмый.
Хәзер полиция хезмәткәрләре бу хәлнең барлык шартларын ачыклый һәм ир-егетнең ни өчен медикларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгәнен ачыклый.
Читайте нас