+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
16 Май 2020, 08:50

Юл читендә... буш табут

Бакалы районы халкы бу табутның нәрсә аңлатканына һаман төшенә алмый..

Бакалы районы халкы бу табутның нәрсә аңлатканын һаман төшенә алмый...
Бакалы районы территориясендә трасса янында ачылган цинк табут табылды. Аны 15 майда иртән узып баручы машина йөртүче күреп алган. Табут агач тартмада булган, аның капкачында «баш» сүзе язылган. Эче буш. Борчылган автомобильче әлеге урынга полиция чакырткан. Чакыру буенча килгән хокук сакчылары табутны урындагы хакимияткә тапшырган.
- Иртәнге җиденче яртыда полиция хезмәткәре шалтыратты. Бакалы - Киләй трассасы янында табут яткан, - ди урындагы авыл советы башлыгы. - Аны урындагы зиратка илттек. Безнең анда чиркәү бар. Дин әһеленнән табутны нишләтергә кирәклеген ачыкладык. "Өч көн торсын - бәлки хуҗа табылыр", - диде ул. Бәлки төшеп калгандыр. Ерактан китергәннәрдер, бездә җирләү булса, белер идек, - ди ул.
Урындагы хакимият дүшәмбене көтәргә ниятли: хуҗасы табылса, табутны күмәчәкләр яки яндырчаклар.
Бу хәл урындагы халыкны борчуга салган. Кайберәүләр табут коронавирустан үлгән кеше өчен тәгаенләнгән булырга мөмкин, дип курка.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас