Аналитикларның бу фаразының дөреслеге 98 процент тәшкил итә, ди белгечләр.
Аналитиклар Башкортстанда COVID-19 авыруы фаразын төзегән. Аларның мәгълүматларына караганда, 15 июньдә авыруның расланган очраклары саны 3 854 булачак, тәүлек эчендә 31 авыруны ачыклаячаклар.
Megaputer Intelligence компаниясе фаразлары буенча, бер айдан соң республикада 2 365 савыгучы (бер тәүлек эчендә - 79) һәм 100 үлүче (бер тәүлек эчендә - өчәү) теркәләчәк. Авыруның актив формасы 1 235 пациентта ачыкланачак.
Шулай ук Уфаның УДАТУ һәм БДМУ галимнәре дә үз фаразын төзегән. Хәзер йоктыруның яңа очраклары саны экспоненциаль рәвештә үсә, дәваланучылар саны - пропорциональ. Хәзер төбәк плато стадиясендә, ул чагыштырмача озак дәвам итәчәк. Әлеге фаразларның дөреслеге 98 процент тәшкил итә.