Ирне үз фатирыннан куып чыгарганнар.
Уфада яшәүче Ирек Шакиров өчен үз фатирының ишекләре инде бер атна ябык: аны абыйсы өенә кертми. Алар икесе дә торак мәйданының милекчеләре булып тора, әмма берсе генә уңайлы фатирда яши, ә икенчесе - подъездда. Әлеге хәл Ирек Тариф улының шәхси тормышына да йогынты ясаган. Аның хатыны үзенең элекке ире янына кайтып киткән һәм шул рәвешле иргә торак проблемасын ялгызы гына хәл итәргә калдырган.
Әлеге йортта яшәүче башка кешеләр бу күренешкә шат түгел, әмма ирнең хәленә керәләр. Күршеләре аны подъездны пычратмавын белдерә һәм ирне судка мөрәҗәгать итәргә үгетли. Адвокатка үзләре акча җыю турында да уйлый алар.
Ирнең хатыны бүген аның янында булмаса да, көненә берничә тапкыр җылы аш алып килә. Ирек Шакировның документлары да әле анда.
Ирнең абыйсы туганын фатирга кертмәвенең берничә сәбәбе бар. Шул исәптән аңардагы хроник туберкулез һәм Ирек Тариф улының берничә тапкыр төрмәдә утыруы. Шуңа карамастан, Ирек Шакиров гаделлек тантана итәсенә ышана.