Кояш кыздырганда руль артында көн дәвамында битлектә утыру җиңелме?
Троллейбус йөртүчеләр Башкортстан территориясендә кертелгән битлек кию режимына зарлана. Һәм бу җәһәттән республика Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткәннәр.
- Мин аерым кабинада утырам һәм минем рульгә беркем дә тотынмый. 12 сәгать дәвамында үзең сулап чыгарган һаваны янә сулау авыр, - ди арада берсе.
Шул ук вакытта, күпләр битлектә йөргәнлектән тәннәре бозылуга да зарлана.
- Ничә сәгать дәвамында үзегез битлектә йөреп карагыз! - ди ачуыннан нишләргә дә белмәгән икенче водитель.
Билгеле булуынча, республикада коронавирус таралуны туктату нигезендә мотлак рәвештә битлек киеп йөрү режимы кертелде. Аны бозучыларга зур күләмдә штраф каралган.
Водительләрнең әлеге ризасызлыгы якын киләчәктә җитәкчелектә каралачак.