Урындагы халык чүплек булдыруга каршылык күрсәтә.
Чишмә районының Яңа авылында инфраструктураның үзгәрүе көтелә. Торак пунктта көнкүреш калдыклары өчен өстәмә мәйданчык урнаштыру планлаштырыла. Әмма барысы да бу башлангычны хупламый.
Чүп контейнерларын нәкъ үзәккә урнаштырырга булганнар икән. Өстәвенә, булачак чүплек урыны күпбалалы гаилә йорты каршына урнашкан. Әлбәттә, урындагы халык моңа риза түгел.
Авылда көнкүреш калдыкларын утильләштерү мәйданчыгы бар инде. Ә яңа контейнерларны 2019 елдан ук урнаштырырга тырышалар. Чүп-чар урынына вак таш һәм ком китергәннәр дә инде, әмма пенсионерларның һәм балаларның каршылыгы нәтиҗәсендә чүп-чар мәйданчыгын төзү вакытлыча туктатылган.