+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
19 Май 2020, 08:35

Чүплекләрдә... табутлар

Чакмагыш районында булган бу хәлне ничек аңларга?

Чакмагыш районында булган бу хәлне ничек аңларга?
Чакмагыш районының Каран авылы артындагы чүплектә 9 табут, кабер ташы һәм кәфен тапканнар. Бу хакта урындагы җәмәгать эшлеклесе Руслан Нуретдинов 15 майда хәбәр итте. Ир сүзләренчә, ул чүплекләрне тикшергәндә әлеге күренешкә тап булган.
-Мин диндар кеше түгел, ләкин моны коточкыч хәл дип саныйм. Кешеләр әйтүенчә, алар анда кыш буе яткан, - ди Руслан.
Район хакимияте бу хәл турында хәтта хәбәрдар да түгел. Үз чиратында, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән әлеге очракны ачыкларга ниятләүләрен хәбәр иттеләр. Әмма дөньяви тормыш күзлегеннән караганда, мөселман гореф-гадәтләре буенча табутларны теләсә нинди юл белән үтилләштерергә мөмкин, дип өстәделәр.
- Дингә бу кагылмый, табутны сүтәргә, алардан киртәләр ясарга була, ә кәфен белән идән юарга мөмкин. Ләкин чокырга менә болай ыргытырга ярамый. Этик яктан караганда, бу тә дөрес түгел, чөнки табигать шул рәвешле пычрана, - дип билгеләп үтте руханилар.
Читайте нас