Картәтисе яккан мунча миче ни сәбәпле кинәт гөлтләп киткән?
17 майда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенең Кризислы хәлләргә идарә итү үзәгенә хәбәр килгән: 13 яшьлек яшүсмер мунчада җитди пешүләр алган. Малайны Кушнаренко район дәваханәсенә китергәннәр.
Үсмер җиңел кабынып китүче сыеклык белән шаярган. Ул аны картәтисе яккан мунча миченә түккән һәм көчле пешүләр алган.
Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр чакырылмаган. Район дәваханәсеннән үсмерне Уфага күчергәннәр. Зыян күрүчегә 18нче дәваханәдә ярдәм күрсәтелә.