+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
21 Май 2020, 07:50

28 градуска кадәр җылытачак!

Ә кайбер районнарда кырау төшүе ихтимал.

Ә кайбер районнарда кырау төшүе ихтимал.
"Башгидромет" синоптиклары республикада 22 һәм 23 майга һава торышы фаразын тәкъдим итте.
Җомга көнне, 22 майда, төбәктә кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Җил көньяктан, уртача тизлектә, яшен яшьнәгәндә көчәячәк. Төнлә һава температурасы 3-8 градус җылы, аерым районнарда туфракка кырау төшәчәк. Көндез термометр баганасы 15-20 градус җылылыкны күрсәтәчәк.
Шимбә көнне, 23 майда, республикада кыска вакытлы яңгырлар һәм яшеннәр фаразлана. Җил көньяктан, уртача тизлектә. Төнлә 6-11 градус җылы, көндез 18-23 градуска, көньякта 28 градуска кадәр җылыта.
Читайте нас