+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
21 Май 2020, 15:25

Гаиләдән җинаятьче үзе генә исән калды...

Яшь ирнең якыннарын ни өчен үтергәнлеге билгеле булды.

Яшь ирнең якыннарын ни өчен үтергәнлеге билгеле булды.
Күгәрчен районында былтыр коточкыч фаҗига булган иде: 26 яшьлек урындагы кеше әти-әнисен һәм абыйсын ерткычларча үтерде. Моның турында ул шәхсән үзе полиция участогына шалтыратып әйткән.
Бу хәл 2019 елның 5 июнендә булган. Җинаятьче 53 яшьлек әнисен һәм 30 яшьлек абыйсын чәнчеп үтергән. Яраланган 59 яшьлек әтисе акылдан шашкан улыннан качарга тырышып караган, ләкин ул аны да куып җиткән.
Барлык зыян күрүчеләр алынган җәрәхәтләрдән урында ук үлә.
Күптән түгел бу хәл буенча тикшерү эшләре тәмамланды. Экспертиза җинаять вакытында да, әле дә үтерүченең сәламәтлегендә психик тайпылыш булуын күрсәткән һәм ул аны куркыныч адымга этәргән дә инде.
Яшь егет мәҗбүри дәвалануга махсуслаштырылган клиникага урнаштырылган.
Читайте нас