+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
24 Май 2020, 12:50

Шәфкать туташларын моргка япканнар...

Архангель районында булган бу хәл күпләрне тетрәндерде.

Архангель районында булган бу хәл күпләрне тетрәндерде.
Архангель үзәк район дәваханәсе шәфкать туташлары сөйләгәнчә, аларны эштән азат итү һәм җинаять эзәрлекләве куркынычы астында төн буена моргта бикләп куйганнар, ә качмасыннар өчен сакчылар билгеләгәннәр. Мондый чараларга дәваханә җитәкчелеге алар коронавирус йоктырган 65 яшьлек пациент белән элемтәгә кергән өчен барган.
Шәфкать туташлары җитәкченең мондый адымга бармавын елап сорый, әмма аларга наручникларда алып бару белән янаганнар.
Дәваханә хезмәткәрләренең берсе әйтүенчә, йогышлы чирле хатын дәвалаучы табиб, инфекционист һәм башка шәфкать туташлары белән дә элемтәгә кергән. Ләкин ни өчендер шушы ике шәфкать туташын гына япканнар.
Киңкүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать иткәннән соң, "контактлы" шәфкать туташларын үзизоляциягә җибәргәннәр. Архангель үзәк район дәваханәсенең баш табибы әйтүенчә, шәфкать туташлары булган бина морг түгел, ә морг янындагы изолятор булып тора.
Читайте нас