Карак гаражны урлап алып китү өчен махсус машина чакырткан.
Белорет районында полиция хезмәткәрләре төягеч ярдәмендә чит гаражны урлаган һәм аны үз ишегалдында урнаштырган урындагы кешене тоткарлаган.
25 яшьлек егет эретеп-ябыштыру аппараты белән тимер кисү эшләре белән шөгыльләнергә карар кылган һәм шушы максатта гараж кооперативларының берсендәге боксны чәлдерергә булган. Гараж белән күптән файдаланмауларын уйлап, җинаятьче төягечкә заказ биргән һәм боксны үз ишек алдына китерткән.
Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, гараж бәясе 15 мең сум тәшкил иткән. Угры үз гаебен таныган һәм зыянны каплатырга вәгъдә иткән. Хәзер ул урлашу турындагы эш фигуранты булып тора.