+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
25 Май 2020, 17:30

Радий Хәбиров киңәш сорый

"Әлеге хәлләр гасырлар тарихына язылачак".

"Әлеге хәлләр гасырлар тарихына язылачак".
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге язылучыларына булачак Табиблар аллеясе турында киңәш сорап мөрәҗәгать итте. "Ә сез беләсезме, без Уфада башкорт сакурасыннан Табиблар аллеясен утыртырга планлаштырабыз? Сез ничек уйлыйсыз, кайсы урамда ул яхшырак булыр иде? Миңа Мостай Кәрим урамындагы "Арт-Квадрат" каршында уңайлы булыр кебек. Ә сез ничек уйлыйсыз?" - дип сорый ул социаль челтәрләрдәге үз битләре аша.
Үзенең постына иллюстрация сыйфатында ул чәчәк атучы япон айвасы белән Шаран авылының үзәк мәйданыннан берничә кадр куйды. "Нинди матурлык!", - дип сокланган республика җитәкчесе.
Табиблар аллеясе турында беренче тапкыр 20 майда волонтерлар белән очрашуда сүз кузгаттылар. "2020 елның язында һәм җәендә ниләр булуы
гасырларга, дистәләгән елларга язылачак. Мондый куркыныч хәл белән без беренче тапкыр очраштык, һәм без моны мәңгеләштерергә тиеш. Уфада табиблар аллеясе барлыкка килергә тиеш, ул коронавирус белән көрәшнең алгы сафында булган һәм бу эштә катнашкан барлык медикларга багышлана. Кешеләр барысын да истә тотсын ", - дигән иде ул чакта Радий Хәбиров.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас