Ялгызлыкның нәрсә икәнлеген ул яхшы аңлый.
Башкортстанда бер генә кеше яшәгән авыл бар. Бу ир чын мәгънәсендә 15 ел дәвамында үзизоляция режимында яши.
Рәфкать Абзалов Благовар районының Кирилл-Кармасан авылына килгәндә биредә нибары бер-ике кеше яшәгән, алар да бераздан вафат булган. Шуннан бирле монда бер җан иясе дә юк.
Нәрсә эшли ул анда? Кайвакыт Рәфкать район үзәгенә пенсия һәм азык-төлек алырга йөри, әмма күп вакытны авылда үткәрә. Ул чын мәгънәсендә ялгызлыкның нәрсә икәнлеген яхшы аңлый. Еш кына телевизор карый, утын кисә, мичкә яга һәм үзе өчен яши.