Русия эшкуарлары көнендә Аскында "Бизнес клуб" коворкинг-үзәге ачылды. Тантанада Аскын районы администрациясе башлыгы Ришат Дихин, шулай ук Ришат Галләмов, Илдар Садрисламов, Александр Емельянов катнашты.
"2019-24 елларга Башкортстан Республикасының Аскын муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү" программасы кысаларында коворкинг-үзәкне төзүгә республика бюджетыннан 864 мең сум, җирле бюджеттан 300 мең сум акча бүленгән. Бүлеп бирелгән акчаларга ремонт эшләре башкарылган, җиһазлар сатып алынган. Үзәктә 5 эш урыны, 20 урынлы конференц-зал, сөйләшүләр бүлмәсе, хезмәтләр күрсәтү өчен бүлмәләр булдырылган.
— Үзәк эшкуарлар эше һәм аралашуы өчен универсаль мәйдан булачак. Монда мастер-класслар, тренинглар, семинарлар һәм укыту чаралары уздыру планлаштырыла. Аскындада яңа эш кайнау ноктасы барлыкка килде! — дип ассызыклады Ришат Дихин.