Учалыда яшәүче әби коточкыч хәлдә калган.
Учалыда яшәүче яшь кыз Вилена Рәфыйкова урамда йөргәндә олы яшьтәге бер хатын белән очраша. Әби елый-елый аңа ашарга алырга ярдәм итүен үтенгән. Аның үз акчасы юк, янәшәдә - тишек түбәле черек йорт.
Кыз узып баручы машиналарны туктатырга тырышып карый, ләкин файдасы булмый. Шуннан соң Вилена әбинең күршесенә керә.
- Аңа дәваханәгә алып барырга кирәк, йокларга һәм үләргә курка. Күршесе сүзләренчә, әбинең улы үлгән, хәзер көн саен урамда ярдәм сорый, әмма аңа берәү дә ярдәм итми. Аның беркеме дә калмаган. Үзе генә яши. Минем аңа ярдәм итү, дәваханәгә илтү мөмкинлеге юк иде, чөнки мин әле укучы гына, - ди кыз.
Вилена бу вакыйга турында социаль челтәрләрдә сөйли. Икенче көнне әби янына башка битараф булмаган кешеләр килгән.
- Мин аның янына барып кайттым, кердем, анда яшәү мөмкин түгел! Мин аның анда ничек яшәгәнен аңламыйм, башка сүз таба алмыйм. Аңа аз гына азык сатып алдым. Туганнары бар, ди, әмма беркем дә килми. Туганнарының берсе аның пенсиясен ала икән. Картлар йортына бик тә тели, болай яшәргә бик арыган, - ди арада берсе.
Тиздән хатынны фотосурәтләр буенча таныдылар. Әбинең оныгы бар. Әтисе вафатыннан соң, оныгы юкка чыккан. Шул ук вакытта әбинең пенсия килә торган картасы аңарда калган.
Хәзер урындагы халык әби турында мәгълүмат җыя. Алар шулай да әбине картлар йортына урнаштыра алырлар дип өметләнә.