Суд приставы гомерен саклап кала алган.
24 майда Стәрлетамакта суд приставына һөҗүм иткәннәр иде. Ул суд карары буенча 41 яшьлек урындагы кешенең бурычын каплаттырмакчы булган.
- Тикшерү версиясе буенча, 24 майда шикләнелүче, суд карары буенча автомашинаны мәҗбүри рәвештә бурычны каплау хисабына тапшырган өчен суд приставыннан үч алырга теләп, аның белән урамда очрашкан, янучан сыеклык белән коендырган һәм ут төртмәкче булган, - дип ачыклык керттеләр Тикшерү комитетының республика идарәсендә.
Бәхеткә каршы, пристав, саклану чараларын күреп, бу фаҗигадән котылып калган.
Хәзер Тикшерү комитеты хезмәткәрләре әлеге хәлнең үзенчәлекләрен ачыклый.