Бүген "Йоматау" обсерваторында булган 64 кеше өйләренә кайтып китте.
«Йоматау» шифаханәсе базасында урнашкан обсерватордан 64 кеше бүген өйләренә кайтып китте, алар республикага Һиндстаннан, Америка Кушма Штатларыннан һәм Таҗикстаннан кайткан иде.
Якташларыбыз белән беррәттән, шул ук рейслар белән килгән Мәскәү, Санкт-Петербург, Ленинград һәм Чиләбе өлкәләре кешеләре обсерваторга урнаштырылды.
- Барысын да тикшердек. Анда яшәүчеләр медицина күзәтүе үтү шарты белән яшәү урыны буенча өй үзизоляциясе турында карар кабул итте, - диде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге буенча федераль күзәтчелекнең Башкортстан идарәсе башлыгы урынбасары Александр Жеребцов.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, кешеләрне обсервациянең тәмамлануы, шулай ук алар артыннан транспорт килү вакыты турында алдан хәбәр иткәннәр.
Нью-Йорк - Екатеринбург рейсы белән кайтачак якташларыбызның чираттагы партиясен 1 июньдә көтәбез. Бүген алар артыннан Екатеринбург шәһәренә республика дәүләт комитетының оператив автомобиле һәм туристик автобусы юлга чыкты.
11 якташыбызның кайтуы көтелә, алар шулай ук "Йоматау" шифаханәсе базасында ике атналык изоляциягә урнаштырылачак. Хәзерге вакытта обсерваторда барлыгы 27 кеше бар.