+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
1 июнь 2020, 08:55

Уфада фонтаннар ачылды

Бүген Уфада фонтаннар ачылды.

Бүген Уфада фонтаннар ачылды.

1 июньдә - Балаларны яклау көнендә - башкалабыз Уфада күпчелек фонтаннар эшли башлады. Беренчеләрдән булып шәһәр үзәгендәгеләр: Театр мәйданында - «Җиде кыз», Салават Юлаев исемендәге мәйданда - «Курай», Ленин исемендәге паркта (элекке Александр Матросов бакчасы яки Ушаков паркы), «Башкортостан» дәүләт концерт залы белән янәшә Ленин урамында һәм башкалар ачылды.

- Бүген фонтаннарны ачабыз. Тормыш дәвам итә, әмма саклану чаралары турында онытмагыз - куркыныч инфекция белән даими көрәштә яшәргә өйрәник”, - дип искәртә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.

Фото: denisanikin.livejournal.com
Читайте нас