Республикада яшәүчеләрнең аңа карашы шаккатарлык...
bash.news редакциясе социаль челтәрләрдә халыкның коронавируска мөнәсәбәтен ачыклаган.
Пандемиягә шикләнеп караучылар күп, шуңа алар битлек режимын һәм социаль дистанция таләпләрен үтәми.
Сораштыру нәтиҗәләре күпләрне гаҗәпләндерер. Сорауга җавап бирүчеләрнең 32,25 проценты вирус бар дип саный, ә авыруны эләктермәс өчен бөтен саклану чараларын үтәргә кирәклеген белдерә.
Шул ук вакытта 32,09 проценты, киресенчә, коронавирус булуына ышанмыйлар. 29,5 процент кеше элек вирусның куркыныч булуына ышанган, ә хәзер - шикләнәләр.
Шулай да безнең укучылар әлеге вирусның никадәр куркыныч икәнлеген аңлыйдыр. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!