+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
4 июнь 2020, 08:20

Ир - йодрыгын, хатыны пычагын эшкә кушкан...

Улына ташланган ирен пычак белән чәнечкән хатынга җинаять эше кузгатылды.

Улына ташланган ирен пычак белән чәнечкән хатынга җинаять эше кузгатылды.
Белоретта 41 яшьлек ир 40 яшьлек хатынына һәм аның 8 яшьлек улына һөҗүм иткән. Баланы яклау нияте белән хатын ирне пычак белән чәнечкән.
Конфликт исерткеч эчемлекләр эчкәндә көнчеллек нигезендә барлыкка килгән. Ул вакытта агрессив ир йодрыклары белән гаиләсенә ташлана. Үз-үзен һәм улын яклау өчен хатын ирнең күкрәгенә пычак кадаган. Ир гаиләгә беренче тапкыр гына кул күтәрми, хатын да пычак белән һөҗүм иткәне өчен хөкем ителгән булган инде.
Әлеге вакытта ир дәваханәдә, ә хатын полиция тарафыннан тоткарланган. РБ буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сәламәтлеккә авыр зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото:News.Bash
Читайте нас