+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
4 июнь 2020, 12:55

Кызлар... поезд өстенә сикергән

Алар шулай уйнамакчы булган...

Алар шулай уйнамакчы булган...
Стәрлетамакта кызлар үзләренә куркыныч күңел ачу оештырган. 9-11 яшьлек өч дус кыз 29 майда тимер юл станциясе өстендәге күпергә киләләр.
Кызларның берсе иптәшләренә поездга сикерергә тәкъдим итә. Калганнары идеяне күтәреп ала. Арытаба алар култыкса аша чыгалар да йөк цистернасына сикерәләр.
Бу вакытта кызлар янында өлкәннәр булмый. Бәхеткә, балаларның берсе дә зыян күрмәгән, чөнки станция электрлаштырылмаган. Кызларның әти-әниләренә карата административ протокол төзелгән.
Читайте нас