Исән калган, әмма гомер өчен көрәшергә кирәк.
Уфада яшәүче хатын ярдәм сорый. Аның улы май аенда Черниковкада коточкыч авариягә тарыган. Гаҗәп, әмма бу коточкыч авариядән егет исән калган. Ләкин Данил бик авыр җәрәхәтләр алган һәм хәзер урын өстендә ята.
Беренче 16 көнен ул комада үткәрде. Шуннан соң аңына килде, ләкин ризыкны көпшә аша гына ашый ала, ә хәле һаман да авыр дип бәяләнә.
Аның әнисенең биш баласы бар, хатынга аларны тәрбияләү болай да авыр. Данил дәваханәгә эләккәч, хәл тагын да катлауланган.
Волонтерлар аңлатуынча, әнинең улын реабилитацияләүгә акчасы җитми. Көненә махсус катнашмаларга 2000 сум тирәсе кирәк. Моннан тыш, Данилның инде тән тиресе бозыла башлаган. Зыян күрүче егетнең әнисе битараф булмаган шәһәр халкына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.