+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
5 июнь 2020, 09:10

Гаражын яндырып, куркытмакчы булганнар

Бәхеткә, ут бәлагә таручының өенә күчмәгән.

Бәхеткә, ут бәлагә таручының өенә күчмәгән.
Башкортстанда ике ир-ат законсыз рәвештә акча эшләргә комачаулаган авылдашы хуҗалыгын юк итәргә тырышып караган. 1 июньнән 2сенә каршы төндә алар Зилаер районының Кананикольск авылында агач гаражга ут төрткән.
Бәхеткә каршы, хуҗа гаиләсе белән йоклаган йортка ут таралмаган. Янгынны тиз арада сүндергәннәр. Соңрак полиция ут төртүчеләрне ачыклаган.
Бу хәлне законсыз урман кисүдә шикләнелүче 23 һәм 40 яшьлек урындагы ирләр башкарган. Хокук саклаучылар версиясе буенча, урман хуҗалыгында эшләүче 56 яшьлек зыян күрүче тоткарланучыларга агач урларга комачаулаган, шуңа күрә алар аның гаражын яндырырга карар кылган.
Ирләргә чит милекне аңлы рәвештә зарарлауга омтылган өчен җинаять эше кузгатылган. Ул арада зыян күргән кеше урманнар буенча яңа рейдка чыккан.
Фото:bash.news
Читайте нас