Бу хакта социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгының хәбәре урнаштырылган.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, авария хәлендәге иске бинаны 2017 елда ук сүткәннәр, ә яңа объектны быел ноябрь аенда тапшыру планлаштырыла. Төзүчеләр фундамент салдылар һәм диварлар торгызуга керештеләр. Аны эшләтеп җибәргәннән соң, биредә шулай ук музыка мәктәбе һәм китапханә эшләячәк.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, Караидел районында Яугилде авылында мәдәният йорты төзелә башлый.
- 2024 елга кадәр бөтен республика буенча 27 яңа авыл мәдәният йорты төзүне һәм 52сен ремонтлауны планлаштырабыз. Заманча мәдәният учагы һәр эре авылда булырга тиеш, кыенлыкларга карамастан, - дип язган ул.
Фото: "Илеш хәбәрләре"