+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Республика
8 Июня 2020, 08:50

Үзе егылып төшкәнме?

Мәрхүмнең кесәсендә блокнот табылган.

Мәрхүмнең кесәсендә блокнот табылган.
Уфаның Әй урамындагы күпкатлы йортларның тәрәзә астында ир-егет гәүдәсен тапканнар. Аны үтеп баручылар күреп алган. Бу хәл кичә, 7 июньдә, кичке алтынчы яртыда булган.
Мәрхүм 48 яшьлек ир булган. Урынга килгән хокук саклау органнары хезмәткәрләре ирнең биеклектән егылып төшүгә хас җәрәхәтләр алуын ачыклаган.
Билгеле булганча, һәлак булган кеше шул ук йортта яшәгән. Аның үзе белән блокноты булган, хәзер аны тәртип сакчылары өйрәнә. Арытаба аларга ни булганлыгын ачыкларга туры киләчәк.
Читайте нас