+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
11 июнь 2020, 08:40

Балаларыбызны мондый сынауларга дучар итүне кайчан туктатырбыз?

4 яшьлек бала бүген дәваханәдә.

4 яшьлек бала бүген дәваханәдә.
Кичә Борай районында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Борай-Иске Балтач-Куеда автоюлының 12нче километрында "ВАЗ-2107" һәм фургонлы "Газель" бәрелешкән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машинада булган 4 яшьлек пассажир зыян күргән, имгәнгән кызны дәваханәгә озатканнар.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланган, булган хәлнең шартлары ачыклана.
Фото:gtrk.tv
Читайте нас