Имгәнгән хезмәткәрләр өчен кем җавап бирер?
Республикада Дәүләт хезмәт инспекциясе Мәләвездә булган бәхетсезлек очрагында гаепле кешеләрне тапты. 13 майда "Водоканал" җәмгыяте хезмәткәрләренә кирпеч өеме ишелгән иде.
Ул көнне бригадага 5нче канализация насос станциясе территориясендә җирне тигезләргә кушылган. Урынга экскаватор килгән, юлында ул кабельне эләктереп, кирпеч өемен сөйрәтеп алып киткән.
Кирпечләр ике ир өстенә төшә. Нәтиҗәдә, канализация челтәрләрен файдалану буенча 52 яшьлек мастер һәм 59 яшьлек машина йөртүче имгәнә.
Тикшерүдән соң, инспекторлар участокта хезмәтне саклау таләпләре бозылуын, ә машинистның юлда барлык каршылыкларны да искә алмаганын ачыклаган, чөнки анда габаритлар күрсәтелгән билгеләр булмаган.
Чезмәтне саклау таләпләрен бозган өчен компаниягә каршы административ эш кузгатылган.