+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
12 июнь 2020, 11:55

Бәйсезлек – киләчәк өчен җаваплылык ул

Бакалы районы халкы Русия көнен рух күтәренкелеге белән билгели.

Бакалы районы халкы Русия көнен рух күтәренкелеге белән билгели.

Биредә көнүзәк социаль-икътисади мәсьләләрне хәл итү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып барыла. Бәйрәм алдыннан район хакимияте башлыгы Александр Андреев халыкка мөрәҗәгать белән чыкты.
"Сезне чын күңелдән Русия көне белән котлыйм! Ватан бәйсезлеге көне - үз иленә чын күңелдән тугрылыклы, аның тарихын ихтирам иткән һәркемне берләштерә. Бәйсезлек - барыннан да элек, илебезнең, балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге өчен җаваплылык ул. Ә лаеклы киләчәк бездән уртак тырышлык, нәтиҗәле эш, үз хокукларыбызны гына түгел, бурычларыбызны да аңлауны таләп итә. Безнең районда яшь буынны патриотик тәрбияләүгә һәм граждан буларак аякка басуга аерым игътибар бирелә. Ышанам ки, безнең яшьләр дә, өлкән буын кебек үк, үз иле өчен горурлык хисе кичерәчәк. Ватанпәрвәрлек, иҗади хезмәт һәм изге халык традицияләрен дәвам иттерү өчен Бакалы районы халкына ихлас рәхмәтемне белдерәм”, - диелә хакимият башлыгының бәйрәм котлавында.
Фото: автор.
Читайте нас