16 июньдә башкорт халкының милли каһарманы, шагыйрь һәм полководец Салават Юлаевның тууына 266 ел тула.
Бәйрәм кысаларында Башкортстан Республикасы Милли музее базасында Салават Юлаевка багышланган онлайн фәнни-гамәли конференция узды. Конференция эшендә 50дән артык докладчы һәм тыңлаучы, алар арасында – галимнәр, эзләнүчеләр, шулай ук мәдәният, мәгариф, фән, музей хезмәткәрләре, туган якны өйрәнүчеләр катнашты.
Онлайн конференция барышында докладчылар һәм тыңлаучылар Салават Юлаевның шәхес буларак тарихи әһәмияте, башкорт фольклорында аның образы турында фикер алышты.
Фото: bashinform.ru сайтыннан.