"Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Җиңел сәнәгать — республика икътисадының мөһим тармагы. Сез халкыбызны сыйфатлы тукымалар, кием-салым, көнкүреш әйберләре һәм эстетик продукция белән тәэмин итәсез.
Әлеге катлаулы вакытта сез республиканы инфекциядән саклану чаралары белән тәэмин иттегез. Кыска гына вакыт эчендә предприятиеләрдә 4,5 миллионнан артык битлек һәм чирек миллионнан артык комбинезоннар тегелде.
Намуслы хезмәт һәм заманча технологияләр кертү нәтиҗәсендә сез үз продукциягезнең сыйфатын һәм көндәшлек сәләтен арттырасыз. Җиңел сәнәгать хезмәткәрләренә һәм ветераннарына җаваплы хезмәт һәм сайланган эшкә бирелгәнлек өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек, уңышлар телим!"
Фото: sutd.ru сайтыннан.